in tg vk
25 Марта 2019

Ильшат Фәрдиев: «Син безнең кеше икән!»

Татар халкының күренекле шагыйре, журналист, публицист, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Роберт Мөгаллим улы Миннуллин бүген үзенең инстаграмында мондый эчтәлектәге язма урнаштырган: «Хәерле иртә, газиз замандашларым – инстадашларым! Иң изге, иң ихлас теләкләрем сезгә! Бүген Казанда чын  кыш! Кар! Буран! Язның акылы үзе белән!

Паркта Ильшат Фәрдиев белән очраштык. Күптән күрешкән юк иде. Минем таякларны күргәч, бик шатланды. «Син безнең кеше икән!» - ди. Чөнки ул Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясен җитәкли.